Ялларда Татарстанда +1 градуска кадәр җылытачак
Бераз суытканнан соң, Татарстанда кабат җылыта. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, җомга көнне республикада -17 градуска кадәр салкынайта, әмма ялларда – 4 һәм 5 мартта көннәр җылынуы көтелә. Җепшек кар яварга мөмкин. Төнлә һава температурасы -2..-8 градус, ә көндез -2..+1 градус була.
Якынча мәгълүматлар буенча, яңа атнада бераз салкынайта һәм явым-төшем көтелә. Төнлә һава температурасы -3..-8 градус, ә көндез -1..-4 градус фаразлана.