Путин халыкны су басу зонасыннан күчерү өчен ташламалы ипотека бирү турында уйларга кушты
Россия Президенты Владимир Путин, су басу сәбәпле, үз йортларын ташлап китәргә туры килгән гражданнарга ташламалы ипотека бирү мөмкинлеген уйларга кушты. 1 февральдә узган торак инфраструктурасын торгызу мәсьәләләренә багышланган киңәшмә нәтиҗәләре буенча йөкләмәләр исемлеге Кремль порталында чыкты.
«<...> су басу һәм язгы ташу зоналарыннан күченгәндә, гражданнарга ташламалы ипотека торак кредитлары (заем) бирү мөмкинлеге турында өстәмә тәкъдимнәр әзерләргә», диелә документта.
Бу йөкләмә федераль Хөкүмәткә бирелде һәм 31 мартка кадәр үтәлергә тиеш. Бу эштә Россия Премьер-министры Михаил Мишустин җаваплы итеп билгеләнде.