Тольятти шәһәрендә «Кичке уен» бәйрәм концерты була
4 мартта Тольятти шәһәре татарларының милли-мәдәни мохтарияте һәм «Идел» татар җыр һәм бию ансамбле Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Кичке уен» бәйрәм концертын оештыра. Бу хакта «Самар татарлары» сайтында хәбәр ителә.
Бәйрәм программасына җырлар һәм биюләр кертелгән. Тамашачылар һәм концертта катнашучылар өчен дискотека да була, диелә хәбәрдә.