Алабуга Сабантуена ипподромны 20 миллион сумга яңартырга җыеналар
Алабугада Сабан туена ипподром яңартыла. Анда тротуарларны ремонтларга, конкур ярышы мәйданчыгын һәм картинг трассасын тезекләндерергә җыеналар. Муниципаль бюджеттан ремонт өчен 20 млн сум бирелә.
«Ипподром норматив хәлдә, ат чабышлары өчен кулланыла. Әмма зур бәйрәмнәр үткәрү өчен янәшәдәге территорияне төзекләндерергә - тротуарлар ясарга, керү юлларын ремонтларга, яшелләндерергән кирәк», - дип сөйләде «Татар-информ» агентлыгына Алабуга муниципаль районы башкарма комитетының Архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге башлыгы Илнара Гыйләҗева.
Кешеләр үз автомобильләрен юл буенда калдырмасын өчен машина кую урыннарын төзекләндерүгә аерым игътибар бирелә. Бу максатларга 9,5 млн сум юнәлдерелгән. Ипподромга керү юлыннан ял базасы ягына 330 метр тротуар төзү планлаштырыла, аңа 2,5 млн сум сарыф итәргә җыеналар.
Тротуар буйлап һәм Танай шоссесына кадәр 135 пирамидаль тирәк утыртырга уйлыйлар. Икенче яктан, гаражлар буендагы зонада чәчәкләр һәм яшел сыннар була. Моннан тыш, татар утарын да төзекләндерү планлаштырыла.