Синоптиклар иртәгә Татарстанда томан һәм -17 градус салкын фаразлый
Иртәгә, 3 мартта, Татарстан территориясендә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә һәм иртән томан төшәргә мөмкин.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, җил көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә фаразлана, юлларда – бозлавык.
Төнлә һава температурасы -9..-14 градус, урыны белән -17 градуска кадәр булырга мөмкин. Көндез һава температурасы -1..-6 градус фаразлана.