Татарстан мөфтие авиация подполковнигы Тимур хәзрәт Ибраһимовны медаль белән бүләкләде
Татарстан Диния нәзарәтендә озак еллар дәвамында Югары Ослан районы Кызыл Байрак авылында имам-хатыйб булып эшләүче, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә мөгаллиме Тимур Яхъя улы улы Ибраһимовка махсус медаль тапшырылды.
Дин әһелен 75 яшьлек юбилее уңаеннан Нәзарәтнең «Бердәмлек» медале белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзе бүләкләде һәм аңа рәхмәт сүзләрен ирештерде. Бу турыда Нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Әлеге бүләк Тимур хәзрәткә исламның асыл кыйммәтләрен үстерү һәм Диния нәзарәте белән уңышлы хезмәттәшлек куеп, озак еллар дәвамында дин юлында зур өлеш керткәне өчен бирелде. Бүләкләү тантанасында шулай ук Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин катнашты.
«Аллаһ Раббыбыз сездән разый булсын. Өлкән яшьтә булуыгызга карамыйча, ару-талуны белми хезмәт итәсез. Өммәтебезне рухи яктан ныгытуга, шәкертләр тәрбияләүгә, җәмәгать эшләрендә актив катнашуыгыз өчен әҗер-савапларын ирештерсен», – дип теләде Камил хәзрәт.
Тимур хәзрәт шушы көннәрдә махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк илтеп кую сәфәреннән кайтты. Мөфтигә ул солдатлар белән аралашудан алган кичерешләре, чираттагы ярдәмне оештырып җибәрү мәсьәләләре хакында сөйләп узды.
- Тимур хәзрәт Ибраһимов – авиация подполковнигы, әфган сугышы ветераны. Үз гомерендә парашюттан 126 тапкыр сикергән. Ул 30дан артык медаль белән бүләкләнгән.