Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Март
2023

Төмән өлкәсендә татар мәдәнияте көннәрендә төрки телле халыклар фестиваль-бәйрәме булды

0
Төмән өлкәсендә татар мәдәнияте көннәрендә төрки телле халыклар фестиваль-бәйрәме булды

Төмәннең «Яңарыш» газетасында Рәүфә Кангазинаның «Өлкәдә татар мәдәнияте көннәре башланды» дигән язмасы чыкты.

Быел өлкә татар мәдәнияте көннәренең ачылу тантанасы 17 февраль көнне Түбән Тәүде мәдәният йортында узды. Биредә «Халык сәнгате» район фестивале, «Исән чишмәләр» IV нче район татар сәнгате һәм төрки телле халыклар фестиваль-бәйрәме дә гөрләде. Чарага килүчеләр башта фойеда кул осталарының эшләреннән һәм милли ризыклардан оештырылган күргәзмә белән таныштылар.

Бәйрәм Түбән Тәүде мәдәният йортының бу көннәрдә «Халык ансамбле» дигән югары исем алган «Зөбәрҗәт» (җитәкчесе Эльвира Голубева) җыр һәм фольклор ансамбле әзерләгән «Сабан туе» дигән музыкаль композиция белән башланып китте. Аннары чараны алып баручы Эльвира Голубева сүзне хөрмәтле кунакларга бирде. Район башлыгы урынбасары Ольга Кусгаузен тамашачыларны бәйрәм белән котлап, районда яшәүче төрле милләт халкын үзара берләштерүче, дуслаштыручы, гореф-гадәтләрен хөрмәт итәргә өйрәтүче әлеге бәйрәмнең ролен билгеләп үтте, һәркемгә күтәренке кәеф, уңышлы чыгышлар теләде.

Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Ләйсән Хөрмәтуллина өлкә губернаторы Александр Моор, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе Роман Малыгинның котлау сүзләрен җиткерде. Һәм мәдәният йорты җитәкчесе Наталья Буракова белән район автономиясе рәисе Фиолида Бикмуллинага татар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдиновның бүләкләрен тапшырды. Шулай ук ул «Зөбәрҗәт» ансамблен лаеклы рәвештә мактаулы исем алуы белән котлады.

Аннары чараны алып баручы «Таң йолдызы» XXXII нче балалар һәм «Халык сәнгате» XIII нче өлкә фестивальләренең гала-концертына сайлап алучы жюри әгъзалары белән таныштырды. Алар: жюри рәисе - Ләйсән Хөрмәтуллина, әгъзалары – Ялутор районы, Аслана күчмә мәдәният комплексы җитәкчесе Ильяс Бакиев, күренекле композитор, аранжировкалар ясаучы Әмир Хәлидов, Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәге директоры Вилдан Якупов, «Ургалыш» башкорт җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе Мәүлидә Хәйруллина.

Ә район хакимияте, район мәгариф һәм мәдәният идарәләре ярдәме белән оештырылган, быел ул Түбән Тәүде районының 100 еллыгына багышланган «Исән чишмәләр» район фестивалендә катнашучыларның чыгышларына аерым жюри билгеләнде. Алар - РФнең атказанган укытучысы, районның мактаулы гражданины Иван Андреев, мәдәният үзәгенең сәнгать җитәкчесе Татьяна Бессонова, район өстәмә белем бирү үзәге укытучысы Мөслимә Неккадамова, Картымка авыл ветераннар советы рәисе Асилә Ташукова. Бәйгедә Киндерле, Тарман, Канчәбер, Канаш, Чугунай, Түбән Тәүде авылларының талант ияләре җыр, бию, нәфис сүз, фольклор, уен коралларында уйнау һәм декоратив-кулланма сәнгате номинацияләре буенча ярыштылар.

Иң өлкән яшьтәге катнашучы дип Эске авылыннан килгән 75 яшьлек Рәхимҗан абый Муллаков билгеләнде. 4 сәгать буена барган бәйгедә җиңүчеләрне сайлап алуы бер дә җиңел булмады. Өлкә татар мәдәнияте көннәренең гала-концертында катнашырга кандидатлар итеп - Эльвира Голубева, Гүзәл Мәчитова, Екатерина Әхмәтҗанова, Алик Сәгдиев, Рузанна Садыйкова, Камилла һәм Морад Янбиковлар, Алина Касмалина, «Киндерле кичләре» һәм «Саз» фольклор ансамбльләре сайлап алындылар. Җиңүчеләргә дипломнар һәм сертифкатлар бирелде. «Исән чишмәләр» бәйгесе лауреатлары районның 100 еллыгына багышланган чараларда һәм «Сабантуй тәгәрмәче» район проектының концерт программасында катнашачаклар.





Губернаторы России
Москва

Собянин рассказал об открытии нового перехода на вокзал Зеленоград-Крюково





Москва

«СВЯТОЙ ЛЕНИН» спасает население от борьбы с перенаселением, 3 серия, СЕРЬЁЗНЫЙ НОВОСТНОЙ СЕРИАЛ.


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

В Москве выбрали лучших педагогов в рамках городского конкурса — Собянин



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Алсу

Стали известны подробности развода Алсу




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Команда Центрального округа Росгвардии стала призером на чемпионате по пожарно-спасательному спорту в Москве (видео)

Волонтеры Президентской академии в Санкт-Петербурге вносят свой вклад в развитие и повышение доступности спорта для граждан

VK Fest 2024: Музыка и Развлечения на Открытых Площадках России


Ролан Гаррос

Арина Соболенко повторила уникальное достижение Азаренко на турнирах «Большого шлема»



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Раз нет протестов, будут санкции: как навальнисты и команда Ходорковского меняют стратегию борьбы с Россией



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России