Рахмон: Таҗикстан Татарстан белән сәүдә һәм гуманитар элемтәләрне үстерүгә максат тота
2022 елда Татарстан белән Таҗикстанның товар әйләнеше 57 процентка артты һәм 30,7 миллион доллар тәшкил итте. Дүшәнбе Казан белән сәүдә-икътисади һәм гуманитар өлкәләрдә хезмәттәшлекне алга таба да үстерүне максат итеп куя. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән сөйләшүләр вакытында Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон әйтте.
«Сәфәр алмашу барлык юнәлешләр буенча да хезмәттәшлекне үстерү өчен яхшы этәргеч бирә. Татарстанның кайбер предприятиеләре Таҗикстанга үз продукциясен сата инде. Сәүдә-икътисади өлкәдә хезмәттәшлекне активлаштырырга кирәк дип саныйм», - диде, үз чиратында, Миңнеханов.
Татарстан җитәкчесе әңгәмәдәшенә шулай ук «Россия - Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме эше турында сөйләде, аны ул Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча җитәкли. Ул Эмомали Рахмонга төркем эшенә керткән өлеше өчен аерым рәхмәт белдерде һәм Таҗикстан делегациясен «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади форумына чакырды. Ул 2023 елның 18-19 маенда Казанда узачак.
Искәртик, кичә «Россия һәм Таҗикстанның эшлекле һәм инвестицион партнерлыгы» конференциясендә чыгыш ясаганда, Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Татарстан Таҗикстанга йөк машинасы, вертолет һәм нефть химиясе җибәрү белән кызыксына.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Эмомали Рахмон белән очрашудан фото күрсәтте. Анда ул мондый вакыйгалар төрле ил компанияләре хезмәттәшлеге өчен яңа мөмкинлекләр ачуын билгеләп үтте.