Североморск шәһәрендә малайлар арасында ислам нигезләре бәйгесе булды
Мурманск өлкәсенең Североморск шәһәре Ислам үзәгендә малайлар арасында ислам нигезләре конкурсы узды.
Балалар узган дәресләр буенча сорауларга җавап бирде, ә жюри аларның җавапларын бәяләде. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Яшь мөселманнар ислам нигезләрен уку процессында үз динен ихтирам итәргә өйрәнә, шулай ук җәмгыятьтә изгелек, әдәплелек, тәртип төшенчәләрен үзләштерә.
Чара тәмамлангач, Североморск шәһәре имамы Әхмәт хәзрәт Джахпаров җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырды, диелә хәбәрдә.