Самара өлкәсенең Яңа Мансур авылында «Карга боткасы» бәйрәме була
4 мартта Самара өлкәсенең Похвистнево муниципаль районы Яңа Мансур авылында «Карга боткасы» (кышны татарча озату) бәйрәме үткәрелә.
«Самар татарлары» сайты хәбәр итүенчә, бәйрәмдә концерт һәм уеннар була. Ботка, чәй һәм беленнәр белән сыйлаячаклар.
Чара 11.00 сәгатьтә Яңа Мансур мәдәният йортында башлана, диелә хәбәрдә.