Казанда хатын-кызларның «Затлы мәҗлес»ендә «Вакыт кадере» спектаклен күрсәттеләр
Кичә ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә «Затлы мәҗлес» проектында катнашучыларның - мөслимәләрнең һәм исламны өйрәнүчеләрнең 2023 елдагы беренче очрашуы узды. 70 кызга «Вакыт кадере» дигән фәлсәфи спектакль күрсәтелде. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.
Спектакльдә вакыт кадере һәм аның максатка ирешү өчен мөмкинлекләр бирүенә кагылышлы тема күтәрелде. Мөслимәләр теге яки бу геройның эчке дөньясын аңлый алсын өчен, спектакль интерактив формада куелды: төп геройлар тамашачылар белән «күзгә күз карап» аралашты.
«Спектакльнең тавышлы булуы (арткы планда сәгатьнең текелдәве һәм кешенең йөрәк тибеше ишетелү) аның эмоциональ тәэсирен тагын да көчәйтте, теманы тирәнрәк аңларга һәм ачарга мөмкинлек бирде. Сценарий, кунакларны үзенә җәлеп итеп, яшәеш асылы, тормыш мәгънәсе, кылган гамәлләре һәм галәмдәге урыны турында уйланырга этәрде», диелә хәбәрдә.
Һәр мөслимә геройлар сөйләгән хикәятләр һәм вакыйгаларда үз күңеленә якын булганны тапты, кайбер урыннарда хәтта елап та җибәрде. Шулай итеп, Каһирә аэропортында үз рейсын көткән һәм Аллаһ ихтыяры белән очрашкан спектакль геройларының тормышы һәм аларның бу дөньяның иң зур байлык – вакыт турындагы фикерләре кызларның күңеленә хуш килде, дип яза оештыручылар.
Оештыручыларның нияте буенча, барлык кызлар да чара азагында үзенә киләчәккә хат язды, хыял-максатларын барлады. Аннан соң спектакль турында фикер алыштылар – ул шулкадәр җанлы һәм җылы мохиттә узды ки, спектакль ике сәгать чамасы баруга карамастан, кызлар кайтып китәргә ашыкмады, оештыручылар һәм төп геройлар белән тәэсирләре белән уртаклашуны дәвам итте, диелә хәбәрдә.
Хатын-кызларның чираттагы очрашуы бүген – 3 мартта – Галиев мәчетендә уза һәм Рамазан аена әзерлеккә багышлана.
- Хатын-кызларның «Затлы мәҗлес»е – дәресләр, лекторийлар форматында үтүче чаралар түгел, бу безнең гүзәл динебез турында рухи сөйләшүләр. Җыелышлар Казанда 2021 елдан бирле үткәрелә һәм төрле яшьтәге, төрле эштә эшләүче, гаилә хәле һәм мәнфәгатьләре төрле булган хатын-кызларны туплый.