Камияр Байтемиров: Фермерларның амбарларында 6 миллиард сумлык ашлык ята
Татарстан фермерлары, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе җитәкчесе Камияр Байтемиров фермерларның складларында 6 миллиард сумлык сатылмаган ашлык булуын әйтте.
«2022 ел нәтиҗәләрен карасак, беренче тапкыр республикада 1,3 миллион тонна уңыш алдык. 6 миллиард сумлык уңыш фермерларның амбарларында кала. Ашлыкны сату белән булган проблемаларны республика хәл итәргә тиеш, дип саныйм», – диде ул.
Аның сүзләренчә, 6 миллиард сумлык ашлык республикада җыелган уңышның яртысын диярлек тәшкил итә.
Ул Татарстан фермерларының җитештерү буенча күрсәткечләре ел саен артып баруын әйтте. «Крестьян-фермер хуҗалыкларының мәйданнары артты, 735,8 гектарга җитте», – диде ул.