Равил Әхмәтшин махсус хәрби операциядә катнашучыларга командир сәгатьләре тапшырды
Татарстан делегациясе Үзәк хәрби округның бер бүлекчәсендә махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашты. Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин батырлык күрсәткән хәрби хезмәткәрләргә Чистай заводында ясалган командир сәгатьләре тапшырды. Традиция буенча ул шулай ук бүләкләнүчеләрнең һәрберсенә татарларның милли баш киеме – түбәтәй кигертте. Хәрби хезмәткәрләр арасында Татарстанның ике полкыннан мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәр дә бар.
«Куелган бурычларны алгы сафта үтәвегез өчен рәхмәт. Ә без сезгә һәрвакыт ярдәм итәчәкбез. Сабырлык һәм түземлек сезгә. Барыгызны да өйдә көтеп калабыз», – дип яза аның сүзләрен Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенең матбугат хезмәте.
Татарстан делегациясе составында Чаллы мэры Наил Мәһдиев, Тәтеш районы башлыгы, спецназ ветераны Рәмис Сафиуллов, РФ Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат Руслан Гаджиев, Россия Герое, Төньяк Кавказда хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан Сергей Тулин, запастагы полковник Рафаэль Фәизов, «Некоммерческое партнерство „Логистика и автоперевозки Татарстана»» ассоциациясе җитәкчесе Михаил Левашов, шулай ук Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге эшләре белән идарә итүче, 1 нче ранг капитаны Рөстәм Әмирханов бар.
Хәрби хезмәткәрләргә батырлыклары һәм кыюлыклары өчен Россия һәм РФ Саклану министрлыгының дәүләт бүләкләрен Хәрби ведомство вәкиле дә тапшырды. Моннан тыш, ул «Армия генералы Хрулев» ведомство медале белән Татарстан делегациясе вәкилләрен дә билгеләп үтте. Аларга бүләкләр Россия хәрби хезмәткәрләренә ярдәм итүдә күп тапкыр катнашулары, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен 900 тоннадан артык гуманитар ярдәм җыюлары өчен бирелде.