Миңнеханов Таҗикстан премьер-министры белән товар әйләнешен арттыру турында килеште
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Таҗикстан премьер-министры Кохир Расулзода белән очрашты. Алар хезмәттәшлек үсеше турында сөйләште. Фикер алышу барышында иң перспектив юнәлешләр арасында машина төзелеше, авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау һәм информатизация өлкәләре аерым каралды.
Миңнеханов һәм Расулзода продукция төрләрен арттыру турында уртак фикергә килде. Татарстан делегациясе составында бу максаттан сәнәгать предприятиеләре һәм кече компанияләр җитәкчеләре килде, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Рәисенең матбугат хезмәте.
Рөстәм Миңнеханов премьер-министрга Татарстан белән Таҗикстан арасында хезмәттәшлеккә игътибары өчен рәхмәт белдерде.
Кохир Расулзода, үз чиратында, 2021 елның апрелендә Евразия хөкүмәтара советы утырышына Казанга сәфәрен җылылык белән искә алуын билгеләп үтте. Ул икътисади хезмәттәшлекне киңәйтергә әзер булуын белдерде һәм мондый форумнарны уздыруның мөһимлеген искәртте.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Рәисе Таҗикстанга эш сәфәре белән килде. Кичә ул Душәнбе шәһәрендә «Россия һәм Таҗикстанның эшлекле һәм инвестицион партнерлыгы» дип аталган төбәкара хезмәттәшлек буенча конференциядә чыгыш ясады. Үз чыгышында Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Таҗикстанга вертолетлар, йөк машиналары һәм хәләл продукция җибәрергә әзер булуын белдерде.