Зәй хатын-кызлары хәрбиләргә коры душ ясарга җыена
Зәй хатын-кызлары хәрбиләргә армия коры душы ((сухой армейский душ) ясарга җыена. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында хәбәр ителә.
«Коры армия душы ясап булу турында ишеткәч, бу мөһим эшкә керешергә булдык. Моның өчен герметик зип-пакетка гель белән тукландырылган геотекстиль салфетканы саласың (ул авыруларны карауда кулланыла), бер тапкыр кулланыла торган сөлге дә кирәк булачак. Губкага аз гына су тамызып, аны күбек чыкканчы кысасың һәм аның белән тәнне ышкырга була. Шуннан соң бер тапкыр кулланыла торган сөлге белән сөртенәсең. Коену таләп ителми. Кыр шартларында яшәүче хәрбиләр өчен бу коры душ бик уңайлы булачак», - ди волонтер Надежда Хәбибуллина.
Мондый губкаларның берсе тулы душны алыштыра ала. Ул пычракны, машина маен яхшы юып төшерә. Күбекле сыеклык составына шулай ук дымландыргыч һәм ялкынсынуга каршы компонентлар керә.