Татарстанда февраль ахырында автомобиль ягулыгына бәя тотрыклыланды
Узган атнада, 20-27 февральдә, Татарстанда барлык маркалы бензин, шулай ук дизель ягулыгына бәя тотрыклыланды. Татарстанстат шундый мәгълүмат игълан итте.
Статистикада күренгәнчә, АИ-92 бензинының бер литрын февраль азагында 45,98 сумнан, АИ-95 маркасын 49,53 сумнан, АИ-98 һәм аннан да югарырак маркалы ягулыкның бер литрын 60,77 сумга, дизель ягулыгын 54,58 сумга сатылган.
Искәртеп узабыз, ел башыннан дизель ягулыгы 1 процентка диярлек кыйммәтләнде, АИ-98 бензинының бәясе инде беренче атна дәвамында бер дәрәҗәдә саклана.