Пенза өлкәсендә әбиләргә багышланган бәйге оештырдылар
1 март көнне Пенза өлкәсенең Неверкин районында «Әбикәй-матуркай» бәйгесе үтте. Ул «Ак калфак» бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы нигезләмәсе нигезендә оештырылды. Бөтендөнья татар конгрессы сайты шул турыда хәбәр итте.
Бәйгедә 3 гаилә катнашты. Мазарлы авылыннан Мясоутовлар гаиләсе «Яучылык» йоласы үтәлешен күрсәтте. Карновар авылыннан Абдрахмановлар гаиләсе «Карга боткасы»н сәхнәләштерде. Әлеге гаиләдән бәйгедә 4 буын катнашты. Чигү үрнәкләрен буыннан-буынга тапшыручы Фәйзиковлар гаиләсе бәйгедә кул эшләрен күрсәте.
Гаиләләр бәйгегә кул эшләре, татар халык ризыкларын әзерләп килгән.
Рауза Абдрахманова Гран-При алды. Гөлия Мясоутова «Тамашачы мәхәббәтен яулаган әбикәй» булды. Дания Фәйзикова гаиләсе – «Иң иҗади гаилә» номинациясендә җиңде. Катнашучыларга буләкләр, дипломнар тапшырылды, диелә хәбәрдә.