Татарстанда күп функцияле үзәк офислары бәйрәм сәбәпле эш режимын үзгәртә
Якынлашып килүче бәйрәмнәр уңаеннан Татарстанда күп функцияле үзәк бүлекләренең эш графигы үзгәрәчәк. 8 март – ял көне, ә 7 мартта барлык офисларда эш көне 1 сәгатькә кыскартыла.
Казанда Заречный, Гагарин, Южный, Совет, Мәскәү, Дәрвишләр бистәсе, Юдино, Авиатөзелеш бүлекләре 7 мартта 8.00 – 16.00 сәгатьләрдә, Идел буе, Кулагин, Вахитов, «Салават Күпере» торак комплексында 11.00 – 19.00 сәгатьләрдә эшләячәк.
Күп функцияле үзәкләрнең Чаллы һәм Тукай филиаллары 11.00 - 19.00 сәгатьләрдә эшләячәк.
Әлмәт, Алабуга, Лениногорск, Түбән Кама, Түбән Каманың «Студенческий» бүлеге, Зәй, Чистай, Әгерҗе, Арча, Буа, Кукмара, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә филиаллары 9.00 – 19.00 сәгатьләрдә хезмәт күрсәтә.
Түбән Камада «МФЦ– Молл» филиалы килүчеләрне 8.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр кабул итәчәк. Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Яшел Үзән, Нурлат, Биектау филиаллары 8.00 – 19.00 сәгатьләрдә ачык була.
Калган район филиаллары 8.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр эшләячәк, дип хәбәр ителә «Мои документы» сайтында.