Алабуга районы башлыгы мобилизациялән хәрбинең хатынын кызлары туу белән котлады
ТР Алабуга районы матбугат хезмәте
Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев мобилизацияләнгән якташы гаиләсен бала туу белән котлады. Яңа туган кыз муниципаль берәмлектә хәрби хезмәткәр гаиләсендә дөньяга килгән беренче кыз булды, дип хәбәр иттеләр Алабуга районы матбугат хезмәтендә.
Сабый Ватанны саклаучылар көне алдыннан, 22 февральдә туган, һәм әнисе әйтүенчә, кыз бала әтисенә бик охшаган. Әти-әнисе аңа Евгения дип исем биргән. Ул гаиләдә икенче бала.
Рөстәм Нуриев хәрби хезмәткәрнең хатынына чәчәк бәйләме, 50 мең сумга акчалата сертификат, шулай ук яңа туган балалар өчен кирәк-яраклар тапшырды.
«Бу Алабуга районында хәрби хезмәткәрнең гаиләсендә туган беренче бала. Киләчәктә дә балалар туган гаиләләргә бүләкләр һәм сертификатлар белән бару ниятләнә», – дип сөйләделәр администрациядә.
Якын арада әти кеше гаиләсе белән күрешергә һәм кызы белән танышырга ялга кайтачак.