Миңнеханов районнарга терлек авыруларын кисәтүгә хуҗалыклар белән эшне көчәйтергә кушты
Хайваннарның куркыныч авыруларын профилактикалау мәсьәләләре өстенлекле булырга тиеш. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдиновның республикада эпизоотик вәзгыять турында докладына шулай дип фикерен белдерде.
Докладчы төбәкнең Россия Федерациясенең барлык субъектлары белән тыгыз икътисади элемтәдә торуын, терлек һәм хайван продукциясенең шактый күләмдә кертелүен билгеләп үтте. Узган елда 49 мең баштан артык мөгезле эре терлек кайтарылган, шул исәптән 12,5 меңе – чит илдән.
«Россиянең башка төбәкләренең һәм тулаем дөньяның иминлеге Татарстан иминлегенә йогынты ясый. Безнең төбәк өчен 2022 ел, йогышлы авырулар буенча, Африка дуңгыз чумасыннан тыш, уңышлы булды, – дип сөйләде Хисаметдинов. – 2022 елда кыска вакыт эчендә безнең республикада төрле районнарда әлеге инфекциянең 11 чыганагы ачыкланды. Бүгенге көндә барлык учаклар буенча карантин гамәлдән чыгарылды».
Ул билгеләп үткәнчә, яз башыннан йогышлы авыруларны профилактикалау эшен көчәйтергә кирәк.
Республикада кош гриппын профилактикалау буенча зур эш башкарылды, әмма дөньяда әлеге авыру буенча хәл бик киеренке. 2022 елда 70 илдә 8 меңгә якын грипп учагы теркәлгән, 120 миллионнан артык кош юк ителгән.
«Галимнәр мәгълүматлары буенча кош гриппы мутацияләнә. Дөньяда әлеге авырудан башка төр хайваннар үлү очраклары теркәлә. Бу мәсьәлә буенча бик уяу булырга кирәк», – дип белдерде ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов.
Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, республика – илнең иң зур терлекчелек регионы, һәм теләсә нинди җитди нәтиҗәләрне булдырмаска кирәк.
«Бу – безнең республиканың иминлеге. Татарстан – зур терлекчелек төбәге. Бу авырулар зур куркыныч тудыра. Профилактик чаралар монда бик мөһим. Аннары без көрәшә башлагач, бернәрсә дә эшләп булмаячак. Соңыннан бердәнбер юл – бу учакка эләккән бар нәрсәне яндыру», - дип кисәтте Рәис.
Ул шулай ук муниципалитетларга терлекчелек хуҗалыкларында һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларда аңлату эшләре алып барырга кушты, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.