Татарстанда Covid-19 белән авыручылар саны өченче көн рәттән арта
Татарстанда өченче көн рәттән коронавирус белән авыручылар саны арта. Соңгы тәүлектә тагын 161 кеше инфекция йоктырган, кичә 153 кешедә карсланган булган. Стопкоронавирус.рф порталында шул турыда мәгълүмат бар.
Татарстанда яшәүче 42 кешене хастаханә шартларында дәвалау кирәк булган. Тагын 103 кеше сәламәтләнгән.