Түбән Камада вакантлы эш урыннары ярминкәсе була
10 мартта Түбән Камада Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә гомумшәһәр вакантлы эш урыннары ярминкәсе була. Анда унга якын эш бирүче – кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре катнаша.
Мондый килешүгә Түбән Каманың Кече һәм урта бизнес берлеге президенты Руслан Шурпаев белән Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры вазифаларын башкаручы Ирина Герасименкованың очрашуы вакытында ирешелде. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителде.
Хәзерге вакытта вакансияләр ярминкәсенә әзерлек бара. Эшмәкәрләрнең бурычы - үз компанияләрендә актуаль вакансияләр исемлеген төзү, ә Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре түбәнкамалыларны эшкә урнаштыру исемлеге белән танышырга чакырачак.