Ташкентта татар ашларына багышланган чара уза
Бүген Ташкентның Krokus Plaza кунакханәсендә Бөтендөнья татар ашлары көненә багышланган чара уза. Ул 28 февральдә, танылган кулинар Юныс Әхмәтҗановның туган көнендә билгеләп үтелә. Юныс Әхмәтҗанов беренче татар милли ашлары ресторанына нигез салучы. Аның уникальлеге – ул Татарстанның барлык авылларыннан рецептлар җыеп, 17 китап бастырган.
Ташкент татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгеннән хәбәр итүләренчә, кичәдә татар мәдәни үзәгенә йөрүче хуҗабикәләр әзерләгән төрле татар ризыклары тәкъдим ителде. Кош теле, чәк-чәк, өчпочмак, пәрәмәч, гөбәдия һәм башкалар бар иде. Катнашучылар арасында токмач кисү бәйгесе, татар ризыкларына багышланган викторина үткәрелә, Юныс Әхмәтҗанов рецепты буенча кыстыбый әзерләү оештырыла.
Кич буе татар музыкасы яңгырый, Татарстанның атказанган артистлары һәм мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм рухы өсти. Чарада Ташкент Татар иҗтимагый мәдәни агарту үзәге идарәсе әгъзалары, дәрәҗәле кунаклар, яшьләр, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнаша. Программаны Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Фирүзә Мөхәммәд-Алиевна Халдарова әзерләгән.