Зәй предприятиесе җитәкчесе махсус хәрби операция зонасындагы егетләр янында булып кайтты
Шушы көннәрдә «Татнефтедор» автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы башлыгы Фидаил Хәернасов махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр янында булып кайтты. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында хәбәр ителә.
Ул махсус хәрби операция зонасына өч тапкыр барып кайткан. Бу очраклы түгел, аның улы - хәрби, хәрби операция башлануның беренче көннәреннән ул илебез азатлыгы өчен көрәшә. Аннан әлеге предприятиедән мобилизация буенча чакырылган хәрби хезмәткәрләр дә бар. Предприятие җитәкчелеге алар белән элемтәдә тора, егетләрнең үзләренә, гаиләләренә даими ярдәм күрсәтә.
Фидаил Хәернасов махсус хәрби операция ничек алып барылуын, безнең хәрбиләр нинди шартларда яшәвен күреп кайткан. Алгы сызыкта булган. Егетләрнең ашарына булуына, киемнәр белән проблема булмавына, гуманитар ярдәм килеп җитүенә ышанган.
«Егетләрнең кәефләре хәрбиләрчә. Аларны профессионаллар дияр идем, югары хәрби әзерлектә, һәркайсы нинди эш белән шөгыльләнергә тиеш булуын яхшы белә. Алгы сызыкта Татарстан егетләре белән аралашырга туры килде. Алар үзләрен Ватанның лаеклы уллары, гаиләсен, якыннарын саклаучы-яклаучы дип саный. Җиңүгә омтылышлары көчле, нацизм белән көрәшнең мөһимлеген аңлый. Андагы егетләрнең дуслыгына сокланырлык. Алар бер-берсе өчен җанын бирергә риза», - дип сөйләде ул.