Мәскәү өлкәсе мөселманнары мини-футбол буенча турнирда катнашты
Мәскәү өлкәсе мөселманнары Щелково шәһәр округының «Огуднево» Физкультура-сәламәтләндерү комплексында узган XII мини-футбол турнирында җиңүгә омтылыш һәм матур уен күрсәтте. Спорт чарасын Мәскәү өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте Мәскәү өлкәсе Физик культура һәм спорт министрлыгы ярдәмендә оештырды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мәскәү өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Рушан хәзрәт Әббәсов, кунакларга һәм турнирда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Россия мөселманнарының рухи лидеры, мөфти шәех Равил Гайнетдин исеменнән сәламләү сүзләрен җиткерде, шулай ук физик культура һәм спорт министры һәм аның коллегаларына ярышларны оештыруда ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде.
«Бүген кем генә җиңсә дә, сез инде иң яхшылары, чөнки сез – спорт, физик һәм рухи үсеш юлында», - диде Әббәсов.
Мөфти турнирда катнашучыларны мәйданда үз осталыкларын гына түгел, ә үзара хөрмәт һәм әдәплелек тә күрсәтергә чакырды. Сүзенең ахырында ул барысына да яхшы уен һәм яңа җиңүләр теләп калды.
XII турнирда 12 команда призлы урыннар өчен көч сынашты. Уеннар Олимпия системасы (оттырган команда шунда ук төшеп кала) буенча үткәрелгәнгә, трибуналарда һәм кырда чын ярыш дәрте хөкем сөрде. Нәтиҗәдә, Щелково шәһәренең мөселманнар җәмгыяте командасы – беренче, Красногорск шәһәре вәкилләре – икенче, Истра шәһәре командасы өченче урынга лаек булды.