Депутатлар социаль ятимлек һәм гаиләдәге бәхетсезлек турындагы сорауларга җавап бирәчәк
9 мартта Татарстанда «Хатын-кыз игътибары» дигән кайнар элемтә уза. ТР Дәүләт Советының «Мәрхәмәт» берләшмәсе хатын-кыз депутатлары, шулай ук Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская теләгән һәркемгә консультация бирәчәк. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.
Белгечләр социаль ятимлек һәм гаиләдәге бәхетсезлек очраклары турындагы сорауларга җавап бирәчәк. Мөрәҗәгатьләр +7(843)236-00-71 номеры яки WhatsApp мессенджеры (+7(939)345-37-50) аша кабул ителә.
Кайнар элемтә 10.00-14.00 сәгатьләрдә эшләячәк.