19 мартта Казан ипподромында Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтәчәкләр
19 мартта Казан ипподромында Нәүрүз бәйрәме (төрки һәм Иран халыкларында – Яңа ел) узачак. Азәрбайҗаннар, әфганнар, башкортлар, казахлар, кыргызлар, дагыстанлылар, таҗиклар, төрекләр, төрекмәннәр, үзбәкләр һ.б. милләт вәкилләре үз халыкларының мәдәни күптөрлелеген һәм традицияләрен тәкъдим итәчәк. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Төп сәхнәдә – Татарстан халыклары Ассамблеясының милли-мәдәни берләшмәләр коллективлары катнашында концерт программасы, башка мәйданчыкларда халык уеннары оештырылачак, җиңүчеләрне истәлекле бүләкләр көтә.
«Пылау фестивале»ндә тавыш бирү ярдәмендә иң яхшы рецептны һәм аш пешерүчене – әлеге Көнчыгыш ризыгын әзерләү остасын билгеләячәкләр.
Кунаклар Нәүрүзнең төп атрибутларыннан берсе – шыттырылган бодайдан пешерелгән сүмәләктән авыз итә алачак. Аны бәйрәмгә кадәр бер тәүлек дәвамында әзерлиләр.
Милли берләшмәләрнең иң яхшы вәкилләре «Нәүрүз гүзәле» матурлык һәм талант бәйгесендә үз осталыкларын һәм милли киемнәр күрсәтәчәк. Моннан тыш, бәйрәм тарихында икенче тапкыр «Нәүрүз батыры» да ачыкланачак.