Ярославльдә «Акаев укулары» узачак
21 мартта Ярославльдә «XVI йөз – XXI йөз башында Россиянең Европа өлеше мөселман җәмгыяте» дигән темага «Акаев укулары» Төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узачак. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конференция Россиянең мәшһүр мәгърифәтчесе һәм теологы Әбусуфьян Акаевның тууына 150 ел тулуга, Ярославль шәһәре Ислам дини оешмасының 20 еллыгына, Ярославль өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең 5 еллыгына, шулай ук быел Россиядә билгеләп үтелә торган Укытучы һәм остаз елына багышлап үткәрелә.
Чараны Россия мөселманнары Диния нәзарәте, Ярославль өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте (Ярославль мөхтәсибәте), Мәскәү ислам институты һәм П.Г.Демидов исемендәге Ярославль дәүләт университеты оештыра.
Конференция Ярославль өлкә Хөкүмәте, Ярославль мэриясе, «Мәдинә» Нәшрият йорты, Яшьләрдә актив гражданлык позициясен формалаштыру, милләтара һәм конфессияара низагларны кисәтү, террорчылык идеологиясенә каршы тору һәм экстремизмны кисәтү мәсьәләләре буенча координация үзәге ярдәмендә үткәрелә.
Фәнни-белем бирү конференциясендә дин, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклеләре, фәнни һәм академик бергәлек вәкилләре, П.Г.Демидов исемендәге Ярославль дәүләт университеты укытучылары, студентлары һәм аспирантлары катнаша.
Чарада ислам дине тарихы һәм мәдәнияте, Россиянең Европа төбәгендә мөселман җәмгыятьләрен үстерү мәсьәләләре, Россия ислам теология мәктәбен яңадан торгызу, академик институтлар структурасында ислам теологиясе позицияләрен ныгыту проблемалары һәм перспективалары хакында фикер алышачаклар.
Конференция кысаларында Әбусуфьян Акаевның тормышы һәм эшчәнлеге, Россия һәм Ярославль өлкәсендә ислам дине тарихы, бүгенге Россиядә теология һәм ислам белемен үстерү һ.б. мәсьәләләргә багышланган секцияләр үткәрү күздә тотыла. Шулай ук «Мәдинә» Нәшрият йортында дөнья күргән яңа басмалар тәкъдим ителәчәк.