11 ил россиялеләр өчен виза таләп ителми торган дәүләтләр исемлегенә керергә мөмкин
Россия 11 ил (алар арасында Согуд Гарәбстаны, Кувейт, Багам утраулары, Малайзия, Мексика һ.б. дәүләтләр бар) белән визасыз сәфәрләр турында Хөкүмәтара килешүләр әзерли. Бу хакта ТАСС агентлыгы статс-секретарь – РФ тышкы эшләр министры урынбасары Евгений Ивановка сылтама белән хәбәр итә.
«Бәһрәйн, Оман, Согуд Гарәбстаны, Багам утраулары, Барбадос, Гаити, Замбия, Кувейт, Малайзия, Мексика, Тринидад һәм Тобаго белән визасыз сәфәрләр турында Хөкүмәтара килешү проектлары – төрле әзерлек стадиясендә», - дип искәртте Иванов.
«Шуны да аңларга кирәк – мондый халыкара килешүләрне килештерү процессы һәм имзалау темплары бертигез дәрәҗәдә үзебездән дә, партнерларыбыздан да тора», - дип өстәде тышкы эшләр министры урынбасары.
Иванов билгеләп үткәнчә, тиешле килешүләргә ирешү белән Россия дипломатик ведомствосы «җәмәгатьчелеккә бу хакта мәгълүмат бирәчәк».
РФ тышкы эшләр министры Сергей Лавров Дәүләт Думасында узган Хөкүмәт сәгатендә Россиянең 11 ил белән визасыз режим кертергә ниятләве хакында хәбәр иткән иде.