Башкортстанда татар телле газеталарга язылучылар саны тотрыклы кала
Башкортстанда республика күләмендә татар телендә 4 басма чыга – «Тулпар», «Өмет», «Кызыл таң» һәм «Әллүки». Дүрт басманың икесендә язылучылар саны узган ел белән чагыштырганда кимегән, икесендә арткан. Бу хакта, «Татар-информ»га «Кызыл таң» газетасының баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов хәбәр итте.
Былтыргы уртача тиражны һәм быелгы гыйнвар тиражын анализлаганда, саннар түбәндәгечә:
«Өмет» газетасы былтыр 11000 булса, быел – 8287;
«Кызыл таң» газетасы 2022 елда – 3003, 2023 – 3850;
«Тулпар» журналы: 2022 ел - 1955, 2023 – 1854;
«Әллүки» журналы: 2022 ел - 2200, 2023 – 2538.
Фаил Фәтхетдинов әйтүенчә, басмаларны тарату буенча бик зур эшләр эшләнгән. Татар басмаларына гомуми язылучылар саны былтырга караганда кимрәк булса да, ул үз эшчәнлеге белән канәгать.
«Язылу чоры төрлечә узды. Без төрле алымнар кулландык. Районнарга чыктык, татар теле һәм әдәбият укытучылары белән очраштык. Журналистлар почтальоннар белән бергә тарату эшләрен дә башкарды. «Әллүки» журналы мәктәпләр, балалар бакчалары белән тыгыз элемтәдә булганга, тиражы үсеп китте. Язылучылар былтыргыдан әзрәк булса да, үзебезнең алдыбызга куйган максатны үтәдек дип уйлыйм», – дип сөйләде Фаил Фәтхетдинов.
Сүз уңаеннан, быел «Кызыл таң» газетасы үзенең 105 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк.