Самара өлкәсенең Яңа Мансур авылында «Карга боткасы» бәйрәме узды
Самара өлкәсенең Яңа Мансур авылында татар һәм башкорт халкының популяр яз бәйрәмнәренең берсе - «Карга боткасы» үткәрелде.
Бәйрәмдә авылда яшәүчеләр каймак, эремчек, бәлеш, бавырсак, коймак, гөбәдия, чәкчәк, бал белән сыйланды. Шулай ук казан асып, ботка да пешерделәр. Бу хакта «Самар татарлары» сайтында хәбәр ителә.
Яшьләр дә, картлар да үз осталыгын, талантын, өлгерлеген күрсәтте, әйлән-бәйлән әйләнде, җырлар, такмаклар яңгырады, уен коралларында уйнадылар. Аннары бәйрәмдә катнашучыларның барысын да табын янына чакырдылар, диелә хәбәрдә.