Төркиядә җир тетрәү сәбәпле һәлак булучылар саны 46 меңнән артып киткән
46104 кеше 6 февральдә Төркиядә җир тетрәү корбаны булган. Бу турыда бүген Президент Рәҗәп Тайип Эрдоган сөйләде.
«Үзәге Кахраманмарашта булган җир тетрәүләр нәтиҗәсендә 46 мең 104 кеше һәлак булды», – дип яза Эрдоган сүзләрен ТАСС.
6 февральдә Кахраманмараш провинциясендә тугыз сәгать аерма белән җир тетрәде. Аларның магнитудасы 7,7 һәм 7,6 дип бәяләнде. Җир асты селкенүләре, алардан соң күзәтелгән йөзләгән афтершок, 10 провинциядә һәм күрше илләрдә сизелгән, алардан Сирия – иң күп зыян күргәне, диелә хәбәрдә.