Пермь краенда татар авыллары арасында хоккей турниры булды
5 мартта Пермь крае Барда авылында татар авыллары арасында хоккей турниры узды. Анда 12 яшькә кадәрге балалар катнашты. Бөтендөнья татар конгрессы сайты шул турыда яза.
Җанатарлар, ата-аналар ярдәме белән уеннар тагын да кызыклырак булды, һәр команда беренче җиңүче булу өчен көрәште.
Беренче урынга «1-Краснояр» хоккей командасы лаек булды, икенче урынны «Сараши» командасы, өченче урынны «Төнгүк» комадасы алды.
Чарада Пермь краеның Барда муниципаль округы администрациясе башлыгы Хәлил Алапанов һәм Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Зөфәр Вәлиәхмәтов катнашты, диелә хәбәрдә.