Владимир Путин мобилизацияләнүчеләрнең барысының да гаилә паспортын ясарга тәкъдим итте
Россия Президенты Владимир Путин илнең төбәкләрендә барлык мобилизацияләнүчеләрнең гаилә паспортын ясарга тәкъдим итте. Ул Курган өлкәсенең мобилизацияләнгән кешеләрнең гаиләсенә ярдәм итү тәкъдимен хуплады. Төбәктә аларның һәркайсының «социаль портреты» булдырылган, аның ярдәмендә хакимият теге яки бу гаиләнең ихтыяҗларын белә.
«Шулай ук мобилизацияләнгән кешеләрнең гаиләсен опекага алдык. Анда мәсьәләләр киң – газлаштыру, түбә, фатир ремонтлау, медицина буенча сораулар, бер тапкыр бирелә торган матди ярдәмгә кагылышлы – барысы да вакытында хәл ителә. Әлеге максатлар өчен бюджет һәр гаиләдә хәл итәргә кирәк булган мәсьәләләр кертелгән социаль портрет ясады», – дип сөйләде Президентка Курган өлкәсе губернаторы Вадим Шумков.
Владимир Путин әлеге идеягә бәя бирде һәм Курган өлкәсе тәҗрибәсен илнең барлык төбәкләренә дә кертергә кирәген билгеләп үтте.