Тольяттида татар мәдәнияте бәйрәме узды
4 мартта Тольяттиның «Автоград» Мәдәният үзәгендә Тольятти шәһәре татарлары милли-мәдәни автономиясе Самара өлкәсе Халыклар дуслыгы йорты ярдәмендә традицион язгы чара - «Кичке уен» концертын үткәрде. Бу хакта «Самар татарлары» сайты хәбәр итә.
Анда «Идел» татар җыр ансамбле артистлары – ансамбль хорының балалар һәм өлкәннәр составы солистлары, музыкантлар һәм биючеләр катнашты. Бәйрәмгә Тольятти шәһәре татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Ислам Гомәров хәйрия ярдәме күрсәтте. Ул, зал тутырып килгән тамашачыларга мөрәҗәгать итеп, туган телен яраткан, халыкның мәдәни мирасына һәм аның заманча шартларда үсүенә битараф булмаган һәркемгә сәламнәрен җиткерде, диелә хәбәрдә.
Концерт программасы ялгыз һәм ансамбль чыгышларын да, бию номерларын да үз эченә алды. «Идел» ансамбленең яшь солистлары Лилия һәм Азалия Насыйровалар, Руслана Баткаева, Сабина Себерова кунакларны халык биюләре белән таныштырды. Тольятти шәһәре татарлары милли-мәдәни автономиясенең иң тәҗрибәле артистларыннан берсе булган Мәсгуть Хәйбуллин туган телдә күңелгә үтеп керә торган җырлар башкарды. Рамазан Шәрипов һәм Нәфис Галәмгиров милли музыка коралларында уйнады.
Гаилә ансамбльләре концертның тагын бер үзенчәлеге булды. Әминә, Гүзәл һәм Данияр Бесаевлар вокал сәнгатенең бөтен гаилә өчен искиткеч мавыгу булырга мөмкин икәнлеген күрсәтте. «Идел» татар җыр ансамбленең хисап концерты ике сәгатьтән артык дәвам итте, диелә бу хәбәрдә.