Рөстәм Миңнеханов Авыл хуҗалыгы идарәләре хезмәткәрләренә 43 автомобиль тапшырды
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре хезмәткәрләренә автомобильләр тапшыру тантанасында катнашты.
Аларга барлыгы 43 машина тапшырылды. Тантана ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында узды. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Авыл хуҗалыгы – авыр һәм бик тә мөһим хезмәт. Бу эш – үсемлекчелек, терлекчелекне үстерү, башка бурычларны хәл итү белән елына 365 көн буе тәүлек әйләнәсе шөгыльләнергә кирәк. Район Авыл хуҗалыгы идарәләренең оператив хезмәте – безнең сыйфатлы эштә кирәкле элемент», - дип искәртте Миңнеханов.
Узган ел нәтиҗәләре буенча республика аграрийлары зур нәтиҗәләргә иреште, бүген республика – илнең әйдәп баручы субъектларыннан берсе, дип билгеләп үтте ТР Рәисе. Ул агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренә тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм алга таба уңышлар теләде.