Чаллы мэры һәлак булган хәрбиләрнең тол хатыннары һәм әниләре белән очрашты
Чаллы мэры Наил Мәһдиев 8 Март бәйрәме алдыннан махсус операциядә һәлак булган хәрбиләрнең тол хатыннары һәм әниләре белән очрашты. Шәһәр башлыгы телеграм-каналда әлеге очрашуның кадрлары белән уртаклашты.
Һәлак булган хәрбиләрне бер минут тынлык белән искә алдылар.
«Аларның ирләре һәм балалары – чын геройлар һәм үз Ватанының тугры уллары. Хатын-кызларга хөрмәт һәм ихтирам сүзләрен җиткерәм, рухи көч һәм түземлек телим. Хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә һәрвакыт ярдәм итәчәкбез!» - дип искәртте мэр.
Ул билгеләп үткәнчә, шәһәр хакимияте махсус операциядә катнашучы Чаллы хәрбиләренең әниләрен һәм хатыннарын бәйрәм белән котлавын дәвам итә.
Үзәк район башлыгы Эдуард Фәттахов һәм территориаль иҗтимагый үзидарә рәисләре шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән бүләкләр тапшырды. Шәһәрнең Үзәк районында яшәүче 388 хатын-кыз бүләкләр алды.