«Ел ир-аты» конкурсы җиңүчеләре билгеле
Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесе җиңүчеләрен котладылар. Хатын-кызлар – ун, ир-атлар ике номинациядә көч сынашкан.
«Ир-ат – лидер» номинациясендә Казаннан Евгений Варакин, Лениногорскидан Әнәс Вәлиев, Тәтештән Сергей Арцыбашев җиңү яулады.
«Ир-ат – мәрхәмәтле йөрәк» номинациясендә Мамадыштан Фәнил Гыйззәтуллин, Бөгелмәдән Альберт Кәримов, Теләчедән Рәис Нуртдинов бүләкләнде, Чирмешәннән Уссо Мхитарян белән Тәтештән Володар Тимофеев билгеләп үтелде.
- «Ел хатын-кызы» бәйгесе җиңүчеләре турында язган идек.