Миңнеханов «Август» Фирмасы гендиректоры белән яңа объектлар төзү хакында фикер алышты
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Август» Фирмасы АҖ генераль директоры Александр Усков белән очрашты. Очрашу «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында узды. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Миңнеханов Усков белән компанияләр төркеменең Татарстандагы агымдагы проектлары хакында фикер алышты. «Август-Алабуга» заводы, сафка бастырыла торган «Свияжск-Зернопродукт» элеватор комплексы һәм сөтчелек комплекслары – шундыйлардан.
Искәртеп узабыз, «Август» Фирмасы АҖ – үсемлекләрне саклауда химик чаралар җитештерү буенча Россиянең зур компаниясе. Фирма үсемлекчелек һәм терлекчелек өлкәсендә үз проектларын да гамәлгә ашыра.