Тарихчы Александр Черемин Мәскәүдә татар халык уен кораллары хакында сөйләде
Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәге китапханәсендә тарихчы Александр Череминның чираттагы лекциясе узды. Бу юлы тарихны яратучылар татар халык уен кораллары, аларның барлыкка килү тарихы белән танышты. Бу хакта Мәскәү шәһәре татар милли-мәдәни автономиясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Александр Черемин сүзләренчә, музыка кораллары матди мәдәниятнең бер өлеше санала һәм аның дәрәҗәсен чагылдыра. Шул ук вакытта, рухи мәдәният дөньясына юл күрсәтүче дә булып хезмәт итә. Үзенчәлекле һәм техник төзелеше белән шактый катлаулы уен кораллары төрки цивилизациянең үзенә генә хас сыйфатларга ия булуын һәм югары үсешкә ирешүен күрсәтә.