Татарстанда 8 мартта буран, җепшек кар һәм юлларда бозлавык көтелә
Иртәгә, Халыкара хатын-кызлар көнендә, чираттагы көнчыгыш циклонның атмосфера фронты йогынтысында Татарстанда тотрыксыз һава торышы көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава була. Төнлә урыны белән, шулай ук Казанда да бераз кар фаразлана. Кайбер районнарда, шулай ук Татарстан башкаласында да буран нәтиҗәсендә күз күреме 1-2 чакырымга кадәр начарланырга мөмкин һәм җепшек кар фаразлана.
Моннан тыш, җил көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә фаразлана, кайбер урыннарда 15-18 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Республика юлларында кар «боткасы», кайбер урыннарда бозлавык саклана, дип белдерә синоптиклар.
Татарстанда һава температурасы төнлә -8..-13 градус (Казанда – -8..-10 градус). Көндез республикада һава температурасы -3..+2 градуска кадәр күтәреләк (Татарстан башкаласында - -1..+1).
Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча республикада җылы һәм тотрыксыз һава шартлары ялларга кадәр сакланачак.