Миңнеханов «Татар-информ» баш мөхәррире урынбасары Елена Рощупкинага Рәхмәт хаты тапшырды
«Татмедиа» АҖ филиалы - «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының баш мөхәррире урынбасары, икътисад бүлеге мөхәррире Елена Рощупкина Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуында бүләкләнде. Журналист «күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм республиканың массакүләм мәгълүмат чаралары үсешенә лаеклы өлеш керткәне өчен» билгеләп үтелде.
Елена Рощупкина элек «Молодежь Татарстана» һәм «Казанские ведомости» газеталарында, Татарстан Республикасы Intertat.ru электрон газетасында, Россия Банкы системасында PR өлкәдә эшләде. Ул 15 ел чамасы «Интерфакс» мәгълүмат агентлыгының Татарстандагы хәбәрчесе булды.