Мамадыш көллиятендә студентларга репродуктив сәламәтлек турында сөйләделәр
Мамадыш районы Үзәк хастаханәсе психологы Гөлнара Шаһивәлиева Мамадыш политехник көллиятендә студентлар өчен репродуктив сәламәтлек һәм бәхетле ана булу турында сөйләде. Дәрестә 28 кыз катнашты. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Дәрес вакытында психолог тыңлаучыларның игътибарын сәламәт яшәү рәвеше алып баруның мөһимлегенә юнәлтте, чөнки алкоголь куллану, тәмәке тарту хатын-кыз җенси күзәнәкләренә тәэсир итә. Нәтиҗәдә хромосомалар мутациясенә китерергә мөмкин.
Йөклелекне өзү аяныч нәтиҗәгә китерергә мөмкин, шуңа күрә репродуктив сәламәтлеккә һәм тулаем сәламәтлеккә җаваплы карарга кирәк, чөнки булачак балаларның сәламәтлеге шуңа бәйле, диде психолог.
Гөлнара Шаһивәлиева шулай ук җенси кагылгысызлыкны саклау кагыйдәләре турында сөйләде һәм кызларга аларның хокуклары бозылган очракта кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында хәбәр итте.