Равил Гайнетдин хатын-кызларны яз бәйрәме белән тәбрик итте
РФ мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин хатын-кызларны яз бәйрәме белән котлады. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Кадерле хатын-кызлар!
Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне халыкара бәйрәм – назлы, зирәк, тугры, кайгыртучан, миһербанлы хатын-кызга һәм аның күңеленә аерым игътибар күрсәтелә торган көн белән тәбрик итәм.
Аллаһы Тәгалә кешелекне парлы итеп яралткан, ир-ат һәм хатын-кыз берлеген нәселне дәвам итү нигезе итеп алган. Без Ул биргән бүләкләрнең кадерен белергә һәм күз карасыдай сакларга тиеш.
Халыкара хатын-кызлар көне – ир-атларга хатын-кызларның кадерен белергә һәм аларны хөрмәт итәргә кирәклеген тагын бер тапкыр искәртә. Бу якты, шатлыклы көннәрдә һәркайсыгызга нык сәламәтлек, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның ярдәмен, кайгыртуын һәм җылылыгын тоеп яшәвегезне телим.
Һәр хатын-кызның җирдәге тормышында тынычлык һәм бәхет тантана итсен!
Халыкара хатын-кызлар көне - 8 Март белән сезне кадерле гүзәл затларыбыз!» - диелә котлауда.