Татарстанда өченче көн рәттән коронавирус инфекциясен йоктыручылар кими
Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматларыннан күренгәнчә, узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясенең 167 очрагы ачыкланган. Шул рәвешле, әлеге инфекцияне йоктыручылар инде өченче көн рәттән кимүгә таба бара.
Моннан алдагы көннәрдә республикада 175 һәм 173 очрак теркәлгән. Шул ук вакытта, терелгән пациентлар саны 1,6 тапкыр арткан – 283.
33 кеше хастаханәгә озатылган, узган тәүлектә үлем-китем очраклары теркәлмәгән.