Рөстәм Миңнеханов 8 Март уңаеннан видеокотлау урнаштырды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык яшьтәге һәм һөнәрдәге хатын-кызларны 8 Март белән тәбрик итте.
«Барлык гүзәл затларны язның матур бәйрәме — Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм!» - диелә аның телеграм-каналындагы хәбәрдә.
Аның котлау сүзләре видео белән үрелеп бара, анда бәйрәмнең төп геройларын һәм алар шөгыльләнә торган төрле эшчәнлек өлкәләрен (сәнгать, медицина, фән һ.б.) күрергә мөмкин.