Алабуга кешесен тәрәзә юа торган ялган сыекча сатарга омтылганы өчен хөкем итәчәкләр
Алабугада яшәүче 32 яшьлек ир-ат суд каршына басачак, ул сату максатыннан иминлек таләпләренә җавап бирми торган товар саклауда гаепләнә. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы тору идарәсе хезмәткәрләре ачыклаганча, 2022 елның көзендә әлеге ир-ат Түбән Новгородта 16,6 мең литрдан артык тәрәзә юа торган сыекча сатып алган. Ул аны Казанда складка урнаштырган һәм сатарга ниятләгән.
Экспертиза сыекчада агулы матдәләр рәтенә керә торган метил спирты булуын ачыклаган. Өстәвенә, ир-ат үзе дә бу хакта белгән.
Ул әлеге җинаятькә катнашы барлыгын таныган.