Татарстан Милли китапханәсе дастаннарга багышланган чарада катнашырга чакыра
10 мартта ТР Милли китапханәсендә дастаннарга багышланган әдәби чара узачак. Чарада «Игедей» дастаны турында фикер алышу булачак, дип хәбәр ителә китапханәдә сайтында.
Чарада катнашучылар халык иҗатының бу уникаль формасының традицияләре һәм тамырлары турында сөйләшәчәкләр. Шулай ук «Идегәй»не «Илиада» һәм «Калевала», нугай, кыргыз һәм башка дастаннар белән чагыштырачаклар.
Фикер алышуда фольклорчы Лилия Мөхәммәтҗанова, тарихчы Искәндәр Измайлов, театр белгече Айгөл Габаши катнашачак.