«Исемсез кичә»дә «Идел» журналының «Яңа исем» проекты рәсми рәвештә ачылачак
«Идел» журналы «Калеб» яңа буын җыены һәм Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры белән берлектә җанында шигырь уты булганнар өчен «Галиҗәнап шигырь» кичәсе уздыра, дип хәбәр итте оештыручылар. Кичәдә «Идел» журналының «Яңа исем» проектына рәсми рәвештә старт биреләчәк.
13 мартта Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театрының кече залында «Исемсез кичә»дә «Идел» журналында басылган авторлар шигырьләрен укыячак. Алар арасында Рүзәл Мөхәммәтшин, Луиза Янсуар, Лилия Гыйбадуллина, Гөлүсә Батталова, Булат Ибраһим, Фәнил Гыйләҗев, Рифат Сәлах һ.б. була. Шигырьләр тере музыка белән үрелеп барачак, диелә.
Исегезгә төшерәбез, «Яңа исем» иҗат лабораториясе 1 марттан эшли башлады. Ул татар әдәбиятында яңа исемнәрне барлау, яшь каләм тибрәтүчеләргә иҗади мәйдан бирүне күзалдында тота. Проектта 14 яшьтән 35 яшькәчә иҗатчылар катнаша ала.
Берничә ай дәвамында остазлар белән турыдан-туры элемтәдә булып, өр-яңа әсәр иҗат итү планлаштырыла. Лабораториядә язу осталыгын арттыру, еш очрый торган хаталардан арыну, тәрҗемә эше буенча онлайн-дәресләр, туры эфирлар, язучы остаханәсе, мастер-класслар, шигырь кичәләре, фатирниклар үткәреләчәк.
Иң яхшы әсәрләр «Идел» журналында басыла, шигъри клиплар төшерелә, авторларга «Яшь язучы» таныклыгы тапшырыла һәм яшь каләмдәшләргә Татарстан Язучылар берлегенә тәкъдимнамәләр һәм истәлекле бүләкләр бирелә.
«Иң мөһиме – татар әдәбиятында яңа исем ишетеләчәк. Проект ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла», дип яза оештыручылар..
Кичә 18.00 сәгатьтә башлана.