Балалар өчен татар халкы традицияләренә багышланган буягыч китаплар эшләнде
«Татар халкының традицион костюмнары» сериясендә мәктәпкәчә һәм кече мәктәп яшендәге балалар өчен буягыч китаплар әзерләнде.
Ул «Татар халкының милли тиңдәшлеген саклап калу (2020-2024 еллар)» Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында эшләнде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Буягыч китапларны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, «Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау буенча ресурс үзәге» ДБУ һәм Бөтендөнья татар конгрессы эшләде.